Легаль булмаганнар белән көрәштә халык ярдәм итә ала
Бүген бөтен дөнья Кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә. Күп кенә дәүләт органнары көн саен гражданнар хокукларын яклауны контрольдә тота, аларның берсе – Дәүләт алкоголь инспекциясе. Әлеге учреждение хезмәткәрләре, нигездә, этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын күзәтә.
2018 ел нәтиҗәләре буенча, безнең районда 88 сәүдә объектында 30 юридик зат алкоголь сату белән шөгыльләнә, шулай ук 9 торак пунктта сәүдә нокталары бар, аларда әлегә алкоголь сатуга лицензия юк.
Узган ел районда алкогольне ваклап сату күләме 46,2 мең декалитр тәшкил итә. Алкогольле продукция куллану күләме бер питрәчлегә 12,6 литр тәшкил итә. Әгәр һәр җирлекнең статистикасын күзәтсәк, Татар Тау Илендә бу сан – бер кешегә 22,6 литр, Богородскта – 17,8 литр, Шигалидә – 15 литр. Күрсәткечләр түбән булган авыллар бар: Белкино – халыкның җан башына 2,3 литр, Пимәр – 2 литр, Надеждино – 4,9 литр. Янсуарда, Кәвәлдә, Кибәчтә алкоголь бөтенләй сатылмый. Агымдагы елга бурыч – җан башына алкогольле продукция сату күләмен арттыру. Бу кешеләр легаль булмаган сатучыларга мөрәҗәгать итмәсен өчен эшләнә, югыйсә, продукт гражданнар тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин.
Чөнки алкогольле продукция сатып алуның түбән күрсәткече сәбәпләренең иң мөһиме – аның легаль булмаган әйләнеше. Мондый законсыз эшчәнлекне булдырмау өчен даими рәвештә төрле чаралар үткәрелә. Узган ел республикада 27 хокук бозучылар ачыкланган. Аларга 206 мең сум штраф салганнар, әлегә 93 мең сум түләткәннәр. Татарстан Республикасы муниципалитетлары арасында алкогольле продукцияне сату базарлары торышы рейтингында Питрәч районы 2017 елда 38 урында иде, ә 2018 ел нәтиҗәләре буенча 9 урынга күтәрелде. Легаль булмаган алкогольле продукцияне әйләнештән алу буенча без 14 урында торабыз.
Дәүләт алкоголь инспекциясе гражданнардан алкогольле продукцияне сату кагыйдәләрен бозу фактлары буенча активлык күрсәтүләрен, лицензиясез, билгеләнмәгән вакытта һәм башка төр сатулар буенча “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасына шикаять белән мөрәҗәгать итүне сорый. Бу законсыз гамәлләрне туктату процессын тизләтергә ярдәм итәчәк, закон бозучыларны эзләүдә булышлык күрсәткән өчен матди бүләк күздә тотыла.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган елда Питрәчнең 163 укучысы “Кулланучылар хокукларын яклау” буенча республика олимпиадасында актив катнашты. Аларның алтысы призлы урыннар яулады – Кощак мәктәбеннән Ксения Суханова, Влада Гаврилова, Данил Тарасов, район үзәгенең беренче мәктәбеннән Яна Максимова һәм Адилә Сәлахова, Пановка мәктәбеннән Данил Волков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа