Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленино-Кокушкино авылы мәчетендә Корбан ашы узды

Бәйрәм ашын оештыручы һәм инициатор – шушы авылда яшәүче Гөлсинур Зарипова. Ул ашка 45 кеше чакырды. Алар арасында авылдашлары, туганнары, хәзрәтләр, абыстайлар да бар иде.

Гөлсинур ханым һәр кунакны ачык йөз белән кочаклап каршы алды, аларга килүләре өчен рәхмәтен белдерде. Алар, үз чиратында, аңа күчтәнәчләр алып килгән иде. Кеше акрынлап җыелган арада, вәгазь сөйләделәр. Анда катнашучылар арасында шулай ук күптән түгел Мәккәдән хаҗдан кайткан хаҗилар да бар иде. Алар изге сәфәр турында сөйләделәр.

Гадәттә, бөтен дөньядан 5 миллион кеше хаҗ кыла иде, быел 1 миллион. Яшь буенча чикләүләр булды, 65 яшькә кадәр кешеләр генә бара алды анда. Безнең районнан квота буенча 15 кеше барды, алар арасында Шәле, Питрәч, Шигали авыллары имамнары, шулай ук Татар Казысы, Ленино-Кокушкино мәхәлләләре кешеләре дә бар иде, - дип сөйләде Питрәч районы имам-мөхтәсибе Әббәс хәзрәт Кадыйров.

Ул билгеләп үткәнчә, элек Мәккәгә бару 300 мең сумга төшсә, хәзер ул 500 мең сум тирәсе һәм Татарстан җитәкчелегенә шундый зур бүләк өчен рәхмәт белдерде.

Хаҗ кылу - изге эш. Без аны 3 ел көттек, чөнки коронавирус аркасында чикләүләр булды. Юлда өч тәүлек, гомумән, сәяхәттә 21 көн булдык. Анда алган тәэсирләрне онытырлык түгел. Без Мәдинә шәһәрендә, Мәккәдә булдык. 7 тапкыр Кәгъбәне әйләнеп уздык, Сафа һәм Марва калкулыклары арасын 7 тапкыр урадык, - дип сөйләделәр Питрәч авылыннан Мөслимә Нуриева һәм Олан Иле авылыннан Зәбидә Абдуллина.

Әңгәмәдән соң ир-атларны һәм хатын-кызларны табын янына чакырдылар. Мөселман табынының төп ризыгы сигез килограмм сарык итеннән (ул 9 июльдә, Корбан бәйрәме көнне чалынган) пешерелгән токмачлы аш булды. Шулай ук мөселманнарны хәләл казылыктан ясалган салат, икенче ашка шул ук ит белән пешерелгән бәрәңге, төрле десерт, җиләкҗимеш белән сыйладылар. Гөлсинур Зарипова һәркемнең чәй чынаякларына берәр кашык хаҗилар Мәккәдәге Зәмзәм коесыннан алып кайткан изге суны өстәп чыкты.

Бу суны барысы да эчсен, чөнки ул могҗизалы көчкә ия, - дип билгеләп үтә Гөлсинур Галләмовна.

Шул вакытта ул дингә ничек килүен искә алды. Ул кайчандыр санаторийда ял иткән, анда бер абыстай белән танышкан, ә ул аңа татар телендә дини китап бүләк иткән. Гөлсинур ханым аны тулысынча укып чыккан, аннары гарәп телен, догалар өйрәнгән. Ул өендә даими рәвештә мондый мәҗлесләр үткәрергә тырыша, бу юлы мөмкин кадәр күбрәк кешене чакырып, кунак итү мөмкинлеге булсын өчен мәчеттә оештырырга булган. Соңыннан Корбан ашына килүчеләр өйлә намазы укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса