Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ленино-Кокушкино мәктәбе укучысы "Алтын каләм" фестиваленнән алган тәэсирләре белән уртаклашты

Алтын каләм – иҗат бишеге

Ел саен Алтын каләм фестивален зарыгып көтем алам. Әлеге фестиваль иҗатка мәхәббәт уятты, яңа дуслар бүләк итте. Бергәләшеп ял итәбез, иҗат алымнарын өйрәнәбез, төрле темаларга аралашабыз. Күпме татар егет-кызлары Алтын каләмдә журналист буларак остара, нигезләрен өйрәнә. Монда киләчәктә үзләрен иҗат өлкәсе белән бәйләргә теләүчеләр катнаша. Фестиваль теләге, сәләте булган һәркемгә дә үз юлын сайларга мөмкинлек бирә. Мин үзем актив тормыш алып барам, җыр конкурсларында катнашам. Мәктәптә иң яраткан дәресләрем татар теле һәм әдәбият, шулай ук тарих. Иҗат дөньясы минем өчен бик якын. Холкым буенча ачык, аралашырга яратам, ә Алтын каләмдә без барыбыз да бер дулкында. Көн дә яңа идеялар белән янабыз, төрле проектлар уйлап тормышка ашырабыз, бертуктаусыз иҗат казанында кайныйбыз.
Алтын каләм фестивален оештыручыларга зур рәхмәт. Безне күпкә өйрәткән, күңелле ял бүләк иткән фестиваль күп еллар дәвамында сүрелмичә яшәсен иде. Киләчәктә минем журналист булу хыялым Алтын каләм белән тормышка ашыр дип ышанам! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса