Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лимон гына димәгез!

Питрәч хуҗабикәләре! Бүген сезгә көйгән кәстрүлне чистартуның бик җиңел ысулын тәкъдим итәргә булдык.

Кайсы гына хуҗабикәнең гомерендә бер тапкыр булса да кәстрүл яндырганы юк икән?
Бу очракта лимоннан да шәбрәк ярдәмчене таба алмассыз, мөгаен. Лимон көйгән кәстрүлне дә чистарта, өйдәге янган исне дә бетерә.
Ике лимонны үзегез теләгәнчә кисегез, аларны кәстрүл төбен капларлык итеп салыгыз.
Шуның өстенә су салыгыз, лимон кисәкләрен батырырга тырышмагыз, барыбер калкып чыгачаклар. Кәстрүлне утка куегыз.
Су кайнап чыккач, бераз ныклап кайнап алсын. Аннары суытыгыз, лимон кисәкләрен алып ташлагыз. Кәстрүлне щетка белән җайлап кына чистартып алыгыз. Аннан соң салкын суда чайкагыз.
Кадерле хуҗабикәләр, киңәшебезне тыңлап, шулай эшләп карагыз әле, үз күзегезгә үзегез ышанмассыз!

Чыганак: https://intertat.tatar

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: файдалы киңәшләр