Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Май аенда питрәчлеләрне нинди үзгәрешләр көтә

Пенсия тупланмасы югалмаячак, балаларга вейплар сату тыела, ярдәм чаралары алу гадиләштерелә һәм башкалар

1 майдан бары тик «Россия почтасы» гына пенсияне өйгә китерәчәк яки касса аша биреп җибәрәчәк. Моңа кадәр бу эш белән, почтадан тыш, башка оешмалар да шөгыльләнгән. Шул ук вакытта кайберләре, кыенлыклар алдында калып, әйтик, язгы ташу чорында махсус техника таба алмыйча, ерактагы авылларга пенсияне вакытында китермәгән. Шуңа күрә хәзер акчаны фәкать почта гына өләшәчәк.

Хәрби хезмәткәрләрне һәм ихтыяриларны, шулай ук югары вазыйфа биләүчеләрне халыкара органнарның җинаять эзәрлекләве турында хаксыз карарларын үтәүгә ярдәм иткән өчен җаваплылык кертелә. Моның өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Ә моңа кадәр Президентка, чит илләрнең законсыз карарлары яки Россиягә каршы гамәлләре очрагында, илне һәм кешеләребезне яклау вәкаләтләрен биргән закон үз көченә кергән.

Пенсия тупланмасы югалмаячак. Россия Казначылык хезмәтенә тупланма пенсия резервын булдыруга иминият взносларын урнаштыру вәкаләтләре тапшырыла. Закон пенсия тупланмасы югалмауны һәм, вакыты җиткәч, кешеләрнең үзләренә бирүне тәэмин итәргә тиеш.

Товар билгесе яңача теркәлә. Хәзер товарның географик атамасының җитештерү урынына туры килүе кирәк булачак. Шулай итеп, кулланучыны алдауга киртә куелачак.

Банкларга вафат булган клиентлары турында мәгълүматлар тапшырылачак. Федераль салым хезмәте үлгән кешене салым исәбеннән төшерү турында банкларга хәбәр итәргә тиеш. Шуннан соң кредит оешмалары аның счетлары буенча барлык исәп-хисапны туктатачак. Шул ук вакытта бу мәгълүматлар салым серенә кертелә. Шулай итеп, үзгәрешләр үлгән кешенең банк картасыннан файдалану мөмкинлеге бирмәячәк.

Террорчылык, диверсия һәм дәүләткә хыянәт иткән өчен җәза чаралары көчәйтелә. Мәсәлән, шпионлык иткән өчен, чит ил кешеләренә дәүләт сере булып торучы мәгълүматлар тапшырган өчен, дошман ягына күчкән өчен гомерлек төрмә җәзасы каралырга мөмкин.

Каты авырулы балаларга ярдәм итү максатыннан, махсус мәгълүмат ресурсы булдырыла. Анда даруларны, медицина кирәк-яраклары, техник реабилитация чараларын кайсы оешмалардан табып булу, кайтару вакыты турында мәгълүматлар күрсәтеләчәк.

Балаларга вейплар сату тыела. Балигъ булмаганнарны тәмәке, кальян һ.б. тартуга җәлеп иткән өчен штраф күләме 5 мең сумга җиткерелә. Ә әти-әниләрне шундый ук гамәле өчен 7 мең сумга кадәр акчасыннан колак кактырачаклар. Балаларга мондый продукция һәм җайланмалар саткан өчен дә җәза чарасы кырысландырыла: штраф 600 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Моңа кадәр балаларга вейплар (шул исәптән никотинсыз) һәм аларга кирәк-яраклар сатуны тыйган закон үз көченә кергән.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм чаралары алу гадиләштерелә. Хәрби хезмәткәрнең кайда икәнлеге турында алты ай буе хәбәр булмаса, ул, суд тәртибендә, хәбәрсез югалган, дип танылырга мөмкин. Махсус операциядә катнашучының үлеме турында белешмәләрне медицина оешмалары гына түгел, вәкаләтле затлар да бирә алачак. Туганнарының социаль түләүләр алуын җиңеләйтәчәк бу.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X