Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Махсус операциядә катнашучыларга хәрби хәрәкәтләр ветераны электрон таныклыгы биреләчәк

Мондый карар РФ саклану министры Сергей Шойгу указы белән кабул ителгән.

Махсус хәрби операция катнашучыларына хәрби хәрәкәтләр ветераны электрон таныклыгы бирәчәкләр. Алар гадәти пластик карталар төсле була.

Шуңа бәйле рәвештә, Россиянең барлык субъектлары хәрби комиссарларына запаска килүчеләргә электрон таныклык һәм аны алу турында аңлатырга кушылды.

Махсус хәрби операция ветераннарына моңа кадәр бирелгән барлык ташламалар документның кәгазь версиясен дә, электрон таныклыкны күрсәтеп тә биреләчәк.

Электрон таныклыкларны «ПСБ банк»ка гариза биреп алырга мөмкин була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса