Махсус хәрби операциядә катнашучыларның йортларына газ тоташтыру бушлай булачак
375 мең йорт хуҗалыгы әлеге программа буенча газга тоташтырылган инде.
Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, шулай ук беренче төркем инвалидлар һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр өчен газ тоташтыруны субсидияләү тәкъдимен белдерде.
Россия лидеры сүзләренчә, 375 мең йорт хуҗалыгы әлеге программа буенча тоташтырылган инде. Шулай ук программаның вакыты чикләнмәгән һәм сыйфатлы җылыту белән тәэмин итү өчен аны социаль объектларга (поликлиника, хастаханә һәм мәктәпләр) карата киңәйткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа