Бу хакта республика Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә
Рөстәм Миңнеханов Казаннан көньяктарак Тогашево, Арышхазда, Ильинский, Көек һәм Богородское торак пунктлары янындагы участокта төзелергә тиешле кошчылык комплексы проектына бәйсез экспертиза оештырырга кушты.
Питрәч районы халкыннан Татарстан Рәисе исеменә кошчылык фабрикасы төзелешенә бәйле күпсанлы мөрәҗәгатьләр килгән. Шул сәбәпле, республика Хөкүмәте әлеге вәзгыятьне тикшерү эшен башлап җибәргән.