Михаил Горбачев вафат
Җәмгыять

Михаил Горбачев вафат

Аңа 91 яшь иде.

Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитетының соңгы генераль секретаре, сәясәтче Михаил Горбачев вафат булган.

«Ул бүген кич озак авырудан соң вафат булды», диелә хәбәрдә.

  • Михаил Горбачев 1931 елның 2 мартында туган. 1985 елдан – КПСС Үзәк Комитеты генераль секретаре. 1990 елның мартында халык депутатларының чираттан тыш съезды аны СССР Президенты итеп сайлап куя.