Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Мобилизацияләнгән кешеләрнең керемнәре балалар пособиеләрен билгеләгәндә исәпкә алынмаячак

– Иремне мобилизацияләделәр. Мин балалар пособиесе билгеләүләрен сорап мөрәҗәгать итәсем килә. Гаиләбезгә пособие билгеләгәндә, аның керемен исәпкә алырлармы? – дип кызыксынды районда яшәүче бер хатын-кыз.

Без Пенсия фонды бүлекчәсенең клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Ирина Шлыковадан аңлатма алдык.

- Беренче ноябрьдән мобилизацияләнгән кешеләрнең керемнәре балалар пособиеләрен билгеләгәндә исәпкә алынмый. Тиешле кагыйдәләр Хөкүмәт карары белән расланган.
Мохтаҗлык критерийлары сигез яшьтән алып унҗиде яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына һәм йөкле хатын-кызларга айлык пособиеләр билгеләгәндә кулланыла. Мондый түләүләргә яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләрнең хокукы бар. Пособие алу өчен, ата-аналарның расланган табыш яки аның булмавының объектив сәбәпләре булырга тиеш.
Әгәр баланың әтисен мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырсалар, аның алдагы хезмәт хакы, премияләр, эшмәкәрлек кереме хәзерге вакытта пособие билгеләгәндә исәпкә алынмый. Моннан тыш, әгәр элек гаиләгә мобилизацияләнгән кешенең хезмәт хакы булмау сәбәпле, пособие бирүдән баш тартсалар, хәзер аның хатыны кабат пенсия фондына пособие сорап мөрәҗәгать итә ала. 
Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылуны раслаучы документлар белән мөрәҗәгать итүче үзе таныштырырга тиеш. Пособие гаиләләргә алты ай бирелә, аннан соң Пенсия фондына яңа гариза бирергә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса