Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мошенниклар питрәчлеләрне алдауларын дәвам итәләр

Ике көн эчендә полициягә районның ике кешесе мөрәҗәгать итә

Мошенниклар ватсап мессенджеры кулланучыларын алдауны дәвам итә. Алар чит кеше аккаунтына кереп, аның барлык контактларына бурычка акча сорап хәбәр җибәрәләр.

– Алар безнең тере аралашу турында онытуыбыздан файдалана. Хәзер бит кешедән хәбәр күрәбез дә, шалтыратмыйбыз, язып кына җибәрәбез, – ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча тикшерү бүлеге башлыгы Радик Шәрипов. – Мошенниклар кармагына эләкмәс өчен, гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк: сәер сылтамаларны таныш кешеләрдән килсә дә, беркайчан да ачмагыз. Акчаны авыр хәлдә калган дустыгыз яки хезмәттәшегез белән шәхсән аралашкач кына күчерергә мөмкин. Ләкин бу очракта да уяу булырга киңәш ителә. Әгәр дә дустың акчаны аның номерына бәйләнмәгән картага күчерергә сораса, шәхсән очрашу билгеләргә кирәк. Акча чыннан да мохтаҗ кеше кулына эләгәчәгенә шулай гына инанып була, – дип билгеләп үтә Радик Шәрипов.

Ике көн эчендә полициягә районның ике кешесе мөрәҗәгать итә: мошенниклар аларның ватсап аккаунтларына кереп, акча күчерүне сорап хәбәрләр җибәргәннәр. Зыян күрүчеләрнең берсе – район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина булды. Вазыйфасы буенча ул еш кына өлкәннәр белән бу темага профилактик әңгәмәләр алып бара, шуңа күрә ул алдакчының хәйләсенә эләкмәс иде. Ләкин бу очракта ул билгеле бер вакытка кадәр бернәрсә дә белмәгән. Аның танышлары, хезмәттәшләре һәм туганнары Эльгиза Фәйзуллинадан бурычка акча сораган хәбәр күргәч кенә, аңа шалтырата һәм яза башлаган. Кайберәүләр борчылып нәрсә булганын сораганнар, икенчеләре, мошенниклар икәнен аңлап, куркыныч турында кисәтергә теләгән. Ләкин алар арасында мошенникка ышанган кешеләр дә булган.

– Ни булганын аңлагач, мин шунда ук социаль челтәрләрдә бу турыда хәбәр иттем. Аннары полициягә барып, гариза яздым, – дип сөйли Эльгиза Магомедовна үзенең беренче гамәлләре турында. – Мин үзем зыян күрмәдем, ләкин, кызганыч, кайбер танышларым ышанганнар, акчаны миңа күчерәбез, дип уйлаганнар, ә чынлыкта аларны мошенникларга җибәргәннәр. Кемгәдер акча җибәргәнче, шалтыратып, кешенең чыннан да сезнең ярдәмгә мохтаҗ булуын ачыклавыгызны сорыйм. Сак булыгыз, – дип киңәш итә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса