Надеждинода үзара салым республика программасы уңышлы эшләвен дәвам итә
Авыл халкы анда 2015 елдан бирле катнашалар
Надеждино авыл җирлеге составына дүрт торак пункт керә: Надеждино, Аркатау, Урта Ия һәм Петрово, биредә өч йөзгә якын кеше яши. Җирлек территориясендә биш КФХ һәм ике шәхси ярдәмче хуҗалык бар, соңгысында 15әр баш савым сыеры асрыйлар.
Бездә үзара салым программасында барлык кеше дә катнаша диярлек, - диде авыл җирлеге башлыгы Искәндәр Галәветдинов. Быел без 71500 сум җыйдык, республика ярдәме белән гомуми сумма 350 мең сумнан артып китте. Программа эшләү дәверендә Надеждинода юлларны ремонтлауны тәмамладык, зиратка койма тоттык, су башняларын урнаштырдык һәм ремонтладык. Хәзер безнең барлык торак пунктларда урамнарны яктырту өчен лампочкалар бар, алар барлыгы 67. Аркатау авылында «Күз чишмәсе»н төзекләндердек.
Узган җыенда надеждинолылар Космонавтов урамы артындагы ташландык чишмәне төзекләндерергә карар итте.
Киләчәктә чишмәгә алып бара торган юлга вак таш җәяргә планлаштырабыз, бу ике йөз метрга якын ара. Шулай ук мәдәният йорты янында җәйге сәхнә куярга уйлыйбыз. Киләсе елга юлларны ремонтлауны дәвам итәргә планлаштырабыз, чишмә юлыннан тыш та, вак таш җәелмәгән урамнар бар әле, Аркатау авылында - 2000 метрга якын, Урта Ия авылында 1000 метрдан артыграк һәм Петрово авылында.
Шунысын да билгеләп үтәсем килә, безнең халык мобиль тавыш бирү буенча конкурста җиңде һәм тиздән алар көчле интернет һәм сыйфатлы элемтәдән файдалана алачак, - дип сүзен йомгаклады Искәндәр Зәйнетдинович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia