Наилә Таҗиева: «2022 ел шактый катлаулы булды»
Җәмгыять

Наилә Таҗиева: «2022 ел шактый катлаулы булды»

«Форпост» үзәге директоры, вакыйгалы чараларны оештыручы узган ел нәтиҗәләре белән уртаклашты

- Ел шактый катлаулы булды. Хәрби операция башлангач, быелгы бурычларның берсе "Әлбәден" хәрби уеннары" фестивален уздыру булачагын аңладым. Чөнки яшьләр арасында күпсанлы сораштырулардан күренгәнчә, нәкъ менә Бөек Ватан сугышында Җиңү илебез өчен горурлык уята. Аны үткәрү өчен акча юк иде, шуңа күрә мин Президентның Мәдәни инициативалар фонды конкурсында катнашырга булдым. Ике көн эчендә заявка әзерләдем һәм җиңдем. Бу, мөгаен, югарыдан ярдәм булгандыр, чөнки кыска вакыт эчендә сыйфатлы заявка әзерләү кыен. Бу юлы фонд документларына кул кую, республика тарафыннан ярдәм итү бик озак барды. Әмма без тамашачыларда да, реконструкторларда да зур кызыксыну уяткан чараны вакытында һәм уңышлы уздырдык. Бүгенге көндә ул Россиядә Бөек Ватан сугышына багышланган иң зур фестиваль. Без моның белән горурлана алабыз! Шул ук чорда мин «Скорлупино» фестивален үткәрү өчен техник бирем төзедем. Шулай ук әлеге проект буенча Мәдәни инициативалар фонды конкурсында җиңдем. Нәтиҗәдә, бу ике фестивальдә 26 меңнән артык кеше катнашты. Я з ы н « М а х с у с билгеләнештәге отряд” проектын тормышка ашыруга грант алдык. Без үз алдыбызга уку йортларында хәрбипатриотик тормышны активлаштыру максатын куйдык. Районыбыз өчен традицион булган һәм шулай ук яңа бик күп чаралар уздырылды. Мин яшьләрнең кызыксынуын, аларның активлык күрсәтүләрен күрәм. Шуңа күрә без моның белән генә тукталып калмаячакбыз, хәрәкәтебезне үстерүне дәвам итәчәкбез.