Наркотиклар белән бәйле 14 җинаять кылынган
Бүгенге көндә наркомания – берни белән дә чагыштырып булмый торган зур проблема. Агымдагы елның 11 аенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы бүлегендә 14 наркотиклар белән бәйле җинаять теркәлгән, 7 җинаять эше тикшерелгән һәм судка җибәрелгән, наркотик матдәләр таратучыларга карата 3 җинаять эше әлегә билгеләнмәгән затларга карата кузгатылган һәм аерым производстволарга бүлеп чыгарылган, 4 җинаять эше тикшерүдә.
Наркотикларның кешегә тискәре йогынтысы күптән ачыкланса да, бүгенге көнгә кадәр җәмгыятьне әлеге проблемадан азат итәргә мөмкинлек бирүче нәтиҗәле чаралар комплексы эшләнмәгән. Наркотик матдәләр кулланучы затлар саны арту белән бергә наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр арта.
Наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә җинаятьләр кылган өчен җаваплылык төрлечә: штрафлардан, мәҗбүри һәм төзәтү эшләреннән башлап, гомерлеккә иректән мәхрүм итүгә кадәр.
Әйтик, агымдагы елның ноябрь аенда Казан шәһәрендә яшәүче ханымга карата җинаять эше судка җибәрелгән. Хатын-кыз билгесез кешедән Пановка авылының төзәтү колониясендә җәза үтүчегә тапшыру өчен наркотик матдә алган. Әмма контроль-үткәрү пункты аша үткәндә, җирле оператив бүлек хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.
Тикшерү барышында гаепләнүченең үзенең дә наркотик матдәләр кулланучы булуы ачыкланган, моның өчен ул инде берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа