Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Наталья Павлова: “Мин һәрвакыт апам кебек булырга теләдем”

«Каенкай» балалар бакчасы тәрбиячесе үзенең остазы Ольга Анатольевна Оспенникова турында сөйли.

Һәркем үз тормыш юлын үзе сайлый. Еш кына, кешегә тормышта авыр хәлдә калганда төпле киңәшләрен бирүче остазлар ярдәме кирәк була.

Минем өчен апам Ольга Анатольевна гомер буе остаз булып тора. Ул балачактан минем терәгем, минем ярдәмчем. Мондый ярдәм минем өчен бик мөһим.
Апам һәрвакыт яхшы укыды, төрле конкурсларда, ярышларда катнашты һәм призлы урыннар алды. Ольга Анатольевна балачактан ук тәрбияче булырга теләде, курчаклар белән уйнады, минем белән шөгыльләнде. Ә мин һәрчак апам кебек булырга хыялландым, һәм бу һөнәрнең чыннан да бик кирәкле булуын аңладым. Тәрбияченең бәхете шунда, син һәр көн яратуыңны, үз белемеңне балаларга бүләк итәсең, аларны игелеклерәк, белемлерәк, кешелеклерәк итәсең.
Беренче чиратта, ярдәм һәм киңәш сорап мин Ольга Анатольевнага мөрәҗәгать итәм. Ул миңа бу эштә иң мөһиме – алмашка берни дә сорамыйча чын күңелдән балаларны ярату икәнен аңлатты. Минем остазым һәрвакыт үзен бала, ата-ана, хезмәттәш урынына куеп карый. Шуңа күрә аның янына һәрвакыт киңәш сорап киләләр, хәзерге һәм элеккеге тәрбияләнүчеләр рәхмәтләрен белдерәләр. Кеше һөнәре буенча педагог булырга мөмкин, ә остаз булу – тумыштан килә торган сәләт. Апамның минем остазым булуы белән горурланам. Ул үз мисалында миңа ничек эшләргә, һөнәри эшчәнлегеңә ничек җаваплы һәм иҗади карарга кирәклеген күрсәтте. Иң беренче чиратта, үз хезмәтең, талантың белән, үзеңне даими рәвештә үзгәртергә һәм камилләшергә тырышырга кирәк. Остазыма карап, мин зур горурлык белән шуны әйтә алам: педагог – дөньяда иң мөһим һөнәр!


Кушылыгыз

Безнең газетада Укытучы һәм остаз елында без “Минем остазым” дигән яңа рубрика башлап җибәрәбез, анда сез тормышыгызда зур роль уйнаган, сезгә киңәш биргән яки үрнәк күрсәткән, һөнәр сайлауга йогынты ясаган, яисә сезне нәрсәгәдер өйрәткән кеше турында сөйли аласыз. Элемтә өчен телефон: 89393715272.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса