Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Наталья Поповская: «Минем җаваплылыкта биш авыл»

Колай авыл җирлеге башлыгына «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале тапшырылды.

– Безнең авыл җирлегендә якынча ике мең кеше яши. Минем җаваплылыкта биш авыл бар. Барысы да төрле, үзенчәлекле, уникаль. Хәзер кем белән ничек сөйләшергә кирәк икәнлеген аңлау бар. Барысы да яхшы булсын өчен, бер-берең белән дустанә мөнәсәбәттә булу, үзара аңлашу, ышаныч кирәк. Төрле мәсьәләләр буенча инстанцияләргә барып зарланмаган, ә нәкъ менә сиңа мөрәҗәгать иткән кешеләр белән эшләү җиңел, һәм без хәлне урында ук хәл итәбез. Яңа күчеп килгән кешеләр еш кына үзләре танышырга киләләр. Алар: “Сезгә яшәргә килдек", - диләр. Авыл тормышы турында сорашалар, – ди Наталья Владимировна.

Авыл советына ул 2008 елда эшкә килә, өч елдан соң җирлек башлыгы була. Белеме буенча ул мәктәпкәчә белем бирү буенча методист-оештыручы, тәрбияче, мөдир булып эшләгән. Гомумән, мәгариф өлкәсендә унөч ел хезмәт куйган. Наталья Владимировна Казанда туып, анда белем алса да, әти-әнисенең туган ягы Колайга еш кайта торган була. 1990 елда бирегә күчеп килә.

Башка авыллардагы кебек үк, Колай авыл җирлегендә дә юллар, су һәм ут мәсьәләләре беренче урында тора. 21 нче гасырда бу мәсьәлә проблемалы булмаска тиеш кебек. Әмма, җирлек башлыгы әйтүенчә, барысы да җиңел генә бирелми. Шулай да авыл халкының тормышы елдан-ел уңайлырак була бара. Үзара салым республика программасы да, грант акчалары да, төрле республика программалары да ярдәм итә. Идарә итү елларында Наталья Владимировна авыл җирлегендә ике йөзгә якын урам яктырткычлары кую, унбер контейнер мәйданчыгы
урнаштыру, зиратка кадәр юл салу, аны койма белән әйләндереп алу кебек эшләр башкарган. Арышхаздада, Карповкада балалар мәйданчыклары барлыкка килгән, 1,5 километрга якын юл төзекләндерелгән, җиде янгын гидранты урнаштырылган. Һәйкәлләр
төзекләндерелгән һәм спорт мәйданчыгы янында трибуна куелган, күп фатирлы йортларда канализация һәм су белән тәэмин итү челтәрләре алыштырылган. Ун күп фатирлы йорт яңартылган, ике катлы йорт яны территорияләре "Безнең ишегалды” программасында катнашкан.
Өч фельдшер-акушерлык пункты, ике кибет барлыкка килгән.

– Сез үз эшегездә нинди төп максат куясыз? – дип сорыйм мин Наталья Владимировнадан.

- Кешеләрнең яхшы яшәвен телим. Ярдәм итәргә һәм кулымнан килгәнчә булышырга тырышам, – дип нәтиҗә ясады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса