Ноябрь бәйрәмнәрендә Питрәчтә Күп функцияле үзәкнең эш графигы үзгәрә
Җәмгыять

Ноябрь бәйрәмнәрендә Питрәчтә Күп функцияле үзәкнең эш графигы үзгәрә

Бу хакта Татарстандагы Күп функцияле үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Питрәчтә ноябрь бәйрәмнәрендә Күп функцияле үзәк филиалының эш графигы үзгәрә.

3 ноябрьдә, бәйрәм алды эш көнендә «Мои документ» офисларында эш көне бер сәгатькә кыскара. Бу көнне клиентларны 8:00 – 16:00 сәгатьләрдә кабул итәчәкләр.

4 ноябрьдә бөтен Россия буенча Халыклар бердәмлеге көне уздырыла, 6 ноябрьдә Татарстанда республика Конституциясе көне бәйрәм ителә.