Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ольга Шәмсетдинова: “2023 ел - безнең өчен юбилей елы”

«Татмедиа» АҖ филиалы «Питрәч-информ» редакторы газета әбүнәчеләренә мөрәҗәгать итте

13 гыйнвар – газета чыгаручыларның һөнәри бәйрәме - Россия матбугаты көне. Бәйрәмебез уңаеннан, "Вперед"-“Алга” район газеталарына язылучыларның барысына да рәхмәт белдерәм.
2023 ел - безнең өчен юбилей елы. 90 ел элек Питрәч район газетасы - “За большевистский колхоз"ның беренче саны дөнья күргән. Бүген аның коллективы - кечкенә тату команда. Алар иң тырыш хезмәткәрләр, көн дәвамында эштә, ә кичен берәр чарага ашыгалар. Ә ял көннәрендә, һичшиксез, йә күргәзмә, йә берәр фестиваль килеп чыга. Күңелсезләнергә вакытыбыз юк. Без һәрвакыт райондагы вакыйгалар үзәгендә. Соңгы биш елда гына, мин газетада шулкадәр эшлим, күп нәрсә үзгәрде. Минем күз алдымда гына яңа бистәләр калкып чыкты, йөзләгән йортлар төзелде, балалар бакчалары, мәктәпләр, парклар ачылды. Илкүләм проектлар, республика программалары барлыкка килде һәм шуның ярдәмендә безнең авыллар матурайды. Мәдәни вакыйгалар, спорт тормышы? Бездә узган фестивальләрдә катнашу мине үз районым белән ихластан горурланырга мәҗбүр итә. Безгә хәбәрләр, фоторәсемнәр җибәрсәләр, спортчыларның, укучыларның уңышлары турында мәгълүмат белән уртаклашсалар, без бу хакта укучыларыбызга һәм әбүнәчеләребезгә шатланып хәбәр итәбез. Һәрвакыт бөтен җирдә уңай яңалыклар эзлибез. 2022 ел узып китте, ул безнең өчен җиңел булмады. Редакция коллективы исеменнән сезне Яңа ел белән котлыйм! Ул барыбыз өчен дә имин, тыныч булсын, хыялларыбызны тормышка ашырсын һәм югалтулар китермәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса