Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Өлкәннәрне тәрбиягә алган гаиләләргә аена 10 мең сумга кадәр түләнә

Бу хакта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева сөйләде.

Татарстанда өлкәннәрне тәрбиягә алган гаиләләр аена 10 мең сумга кадәр акча ала.

Бутаева сүзләренчә, «Демография» илкүләм проекты нәтиҗәсендә, 34 өлкән буын вәкиле яңа гаиләле булган. Ул республикада 2017 елдан «Өлкән кеше өчен яңа гаилә» проекты гамәлгә ашырылганын искәртте. «Өлкәннәрне үз гаиләләренә кабул иткән кешеләр Татарстан бюджетыннан айлык акча ала, олы кешедә авыруы буенча инвалидлыгы булу-булмауга карап, айлык түләү 6 мең сумнан 10 мең сумга кадәр», - диде Наталья Бутаева.

Өлкәннәрне карау өчен махсус хезмәткәр (сиделка) хезмәтенә дә ихтыяҗ зур. Бу эш белән дәүләтнеке булмаган ике оешма шөгыльләнә, алар конкурс нигезендә сайланган булган. Аларга федераль бюджеттан субсидия түләнә. 2022 елның 9 ае эчендә яннарында утырып, үзләрен тәрбияләп караучыга 300 дән артык өлкән кеше мохтаҗ булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Илкүләм проектлар