Өстәмә эшләгән өчен түләүне ничек алырга мөмкин булуын аңлатабыз
Бу хакта hh.ru матбугат хезмәте аңлата
Хезмәт кодексы нигезендә, эш бирүчеләр кайбер сәбәпләр аркасында эштән тыш эшкә җәлеп итә ала. Моның өчен хезмәткәрнең язмача ризалыгы булырга тиеш.
Өстәмә хезмәт эш бирүче инициативасы белән булса, өстәмә түләү каралган. Әгәр дә хезмәткәр үзе эш сәгате беткәннән соң тоткарланырга уйлаган булса, бу өстәмә эш дип саналмый һәм аның өчен өстәмә түләү каралмаган.
Өстәмә эшкә йөкле хатыннарны, балигъ булмаган балаларны һәм килешү буенча эшләүче укучы балаларны җәлеп итәргә ярамый.
Өстәмә эш өчен түләү алу өчен эш бирүченең исеменә гариза язарга кирәк. Аны ике нөсхәдә язу кирәк. Өстәмә эш өчен түләнмәгән очракта профсоюзга, Хезмәт инспекциясенә, прокуратурага яки судка мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа