Пановка халкы алгы сызыктагы сугышчыларга ничек ярдәм итә
Җәмгыять

Пановка халкы алгы сызыктагы сугышчыларга ничек ярдәм итә

Биредә волонтерлар челтәрләр ясыйлар, коптерлар җибәрәләр

Беренче рәттә: Таисия Волкова, Елена Золина, Раиса Новикова. Икенче рәттә: Рәмзия Хуҗиәхмәтова, Анна Санникова, Нина Чичерова, Илдар Насыйбуллин. / Фото: © Валерий Мирошников / «Питрәч-информ»

Пановка. Волонтерлар штабының зур булмаган бинасында эш кайный. Өлкән яшьтәге хатын-кызлар тукыма кисәкләрен бәйли, шуннан соң маскировка челтәрләре барлыкка килә. Өйдә ир-атлар консерва банкаларына парафин тутыралар – “окоп шәмнәре” ясыйлар, алар траншеяларда сугышчыларны җылытыр өчен бик кирәк. Биредә, волонтерлар штабында, көн саен алгы сызыктагылар өчен көрәш бара.

Барысы да 2023 елда, Илдар Насыйбуллин Сватово янында хезмәт иткән улы Фәрит янына баргач башлана.

– Ул чакта мин: “Ни өчен сезнең машиналар маскировка челтәрләре белән капланмаган?” – дип сорадым, – дип искә ала Илдар Фәритович. – Беренче чиратта челтәрләр бронетехниканы каплауга китә икән. Өйгә кайткач, барлык балык тоту ятьмәләрен җыйдым, төсле тукыма сатып алдым – һәм беренче биш челтәрне мөстәкыйль рәвештә үзем ясадым.

Бүген аның улы Фәрит – тәэмин итү взводы командиры, отпускта да үз подразделениесе, полкташлары турында уйлый. Ә аның әтисе үрнәгендә тулы бер хәрәкәт барлыкка килә: пановкалылар СВОга 175 челтәр, меңләгән окоп шәмнәре ясап җибәргән.

Волонтерларга Пановка ветераннар советы рәисе Юрий Лопоухов һәм Пановка авыл җирлеге башлыгы Олег Козырев ярдәм итә. Җирле эшмәкәр Руслан Хәлилов ярдәме белән бина ремонтланган, яңа стеллажлар, өстәлләр һәм урындыклар урнаштырылган. Монда җылы һәм уңайлы, бу эш өчен аеруча мөһим.

79 яшьлек Раиса Новикова монда йөрәге кушуы буенча килгән, шәхси фаҗига кичергән.

– Минем ике оныгым хезмәт итә, – ди ул, яшел тукымаларны актарып. – Ә киявебез... гыйнварда һәлак булды. Заданиегә чыккан – һәм кире кайтмаган.

Олы яшьтә булуына карамастан, ул челтәрне оста ясый. Монда, ул үзенең кирәклеген сизә. Янәшәсендә – 75 яшьлек Анна Санникова. Ул таяк белән генә хәрәкәтләнә, буынына операция ясатырга әзерләнә, ләкин барыбер монда килә:

– Көчем булганда ярдәм итәчәкмен. Монда эшлибез дә, үзара аралашабыз да. Озак килми торсам дусларымны сагынам.

Штаб стеналары Рәхмәт хатлары белән бизәлгән. Шуларның берсе – Росгвардиянең “Барс” спецназы подразделениесеннән: “Бәяләп бетергесез өлеш керткәнегез һәм күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт белдерәбез...”.

Әмма иң кадерле рәхмәт – якташларыбыздан. Рәмзия Хуҗиәхмәтова, аның улы Айдар штурм взводы белән җитәкчелек итә, безгә видео күрсәтте: “Кадерле авылдашлар! 5 нче бригада хәрбиләре исеменнән сезгә квадрокоптер, челтәрләр, шәмнәр өчен рәхмәт белдерәм! Җиңү безнең кулда булачак!” – ди лейтенант Хуҗиәхмәтов.

Волонтерлар челтәр үреп кенә калмыйча, техникага: дроннарга, рацияләргә, дроннарга каршы системаларга акча да җыялар. Сугышчылар сораган бар нәрсәдә булышырга тырышалар. Авылдашлар һәрвакыт волонтерларның чакыруына җавап бирәләр, акча һәм көнкүрештә иң кирәкле әйберләрне җыялар.

Волонтерлар ике сменада эшли: сәгать 9дан 11гә кадәр һәм 14тән 16га кадәр. Киләчәк турында да уйланалар.

– Болар барысы да тәмамлангач, егетләргә яңадан гади тормышка кайту авыр булачак, – дип уйлый фронтовик улы һәм элекке хәрби Илдар Насыйбуллин. – Бу проблема әфганчылар, Чечня компанияләрендә катнашучылар белән дә булды. Отпускка кайткач та, егетләр полкташлары белән даими элемтәдә торалар. Айдар Хуҗиәхмәтов яраланганнан соң монда кала ала иде, ләкин үзе теләп яңадан алгы сызыкка китте – иптәшләрен ташлап калдыра алмады. Егетләргә тыныч тормышка яңадан ияләшергә туры киләчәк. Безнең бурыч – аларга җайлашырга ярдәм итү, без башкача булдыра алмыйбыз.

Кич белән штаб бушап кала. Стеллажларга пөхтә итеп әзер челтәрләр өеп куелган. Иртәгә аларны фронтка – уллары, ирләре, оныклары янына алып китәчәкләр. Болар барысы да тагын бер машина дошманга күренми калсын, тагын бер сугышчы өенә кайтсын өчен кирәк.