Пенсионерлар компьютер үзләштерә
Компьютер грамоталылыгы курсларына 14 өлкән буын вәкиле язылган.
Районда «Өченче яшь университеты» проектын тормышка ашыру 2008 елда компьютер грамоталылыгы нигезләре буенча бушлай курслардан башланды. Өченче яшь студентлары авыл мәктәпләрендә белем алды. Укытучылар ролендә бу мәктәпләрнең укытучылары чыгыш ясады. Елдан-ел курслар саны киңәйде, яңа уку программалары барлыкка килде. Бу сәламәт яшәү рәвеше нигезләре, финанс грамоталылыгы, башка дисциплиналар.
Узган ел пандемия аркасында университет эше туктатылды. Ә быел өлкән буын вәкилләренең берьюлы берничә уку курсы арасында сайлау мөмкинлеге бар. Шул исәптән компьютер грамоталылыгы буенча. Пенсия фонды җитәкчесе Искәндәр Әхмәтҗановның сүзләренә караганда, теләүчеләр күп булган, әмма килеп туган хәл аркасында аларның санын чикләргә туры килгән.
Пандемия аркасында дәресләр элеккеге кебек үк мәктәпләрдә түгел, ә компьютер классы көйләнгән бинада узачак, - дип сөйләде фонд җитәкчесе. - Фәнне безнең программист Илназ Кәримов укытачак.
Укучыларның барысы да пенсионерлар, ләкин күбесе төрле өлкәләрдә эшләүләрен дәвам итәләр. Әлфия Матвеева - «Кайгырту» социаль үзәге хезмәткәре. Ул монда офис компьютер программаларының берсен тирәнтен өйрәнү максаты белән килгән.
Мин бүген бу программа белән эшлим инде. Күп нәрсә беләм. Әмма аны тагын да яхшырак үзләштерәсем килә, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа