Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч активистлары тарихи квестта катнашты

Чарада районның биш мәктәбеннән дүрт җыелма команда катнашты.

Форпост үзәге активистларын “Махсус билгеләнештәге операция” тарихи квестында төз атып махсус биремне үтәү, дошман качкынын ачыклау, командирга шифрограмма җиткерү, артатышлар барган һәм мина кырлары аша узу – бу һәм башка күп кенә биремнәр көткән.

Уен башында катнашучылар баш командующийдан Кызыл Армиянең барлык юнәлешләр буенча һөҗүмгә әзерләнүе турында шифрограмма җиткерергә дигән бирем ала. Аларга озын һәм куркыныч юл үтәргә кирәк була. Беренче хәрби позициядә “Эшче крестьян кызыл армиясе солдатларын киендерү” – катнашучылар алдында дошман разведчигын Кызыл Армия солдатыннан аеру бурычы тора.

– Уку елы дәвамында безнең команда мәктәпләргә эшче крестьян кызыл армиясе сугышчылары кораллары һәм киемнәре темасына тарихи лекцияләр белән баралар. Квест вакытында бездә балаларның белемнәрен тикшерү өчен искиткеч мөмкинлек бар иде. Бу эшне Иске Шигали мәктәбеннән Никита Сухопаров иң яхшы башкаручы булды, – дип билгеләп үтте “Форпост” үзәге директоры Наилә Таҗиева.

Киләсе хәрби позициядә Ватанны саклаучылар арт-әзерлектә осталыкларын күрсәттеләр. Гранатаны төз атып, балалар дошманның барлык стратегик мөһим максатын юк итте. Иң яхшы артиллерист исемен Царево лицееннан Раяз Шәрифуллин яулады. Шулай ук яшь патриотларга мина кыры аша үтәргә туры килде. Антон Глинушкин виртуоз рәвештә миналар куйды, өченче хәрби позициядә миналар барлыкка килүе яшь сугышчылар өчен сюрприз булды.

– Балаларга бу станция аеруча ошады. Ул алардан игътибарлылык таләп итә. Һәм вакыт буенча сугышчылар анда планлаштырылганнан озаграк тоткарланалар, чөнки барлык катнашучылар үзләрен саперлар ролендә сынап карарга телиләр. Барлык командалар арасында иң яхшы нәтиҗәне күп профильле лицейдан Арина Есипова күрсәтте, – дип аңлатма бирде “Форпост” үзәге белгече Елена Лифанова.

Дүртенче хәрби позициядә катнашучылар үзләрен снайперлар ролендә сынап карадылар. Алар дошманны, алга баруларыннан тоткарлау өчен, төз ату белән юк иттеләр. Царево лицееннан Максим Опарин ату буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәтә.

Соңгы сугыш позициясендә сугышчылар хәрби техниканы аңларга өйрәнәләр. Балалар СУ-100 танкка каршы үзйөрешле артиллерия корылмасын авыр үзйөрешле-артиллерия корылмасыннан аера алдылар.

Чарада районның биш мәктәбеннән дүрт җыелма команда катнашты. Нәтиҗәләр буенча өченче урынны Ленино-Кокушкино мәктәбеннән “Беркуты” командасы алды. Икенче урынны “Друзья по интересам” (Питрәч мәктәпләре активистлары җыелмасы), Иске Шигали мәктәбеннән “Крепость” һәм “Добровольцы” клублары бүлеште. Җиңүне Царево лицееннан “Наследники Героя” яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса