Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч авылында яңа уен мәйданчыгы төзелә башлады

Бу хакта район хакимиятендә хәбәр иттелер.

Иске Шигали авылының Профсоюзная урамында яңа уен мәйданчыгы өчен урын әзерлиләр.

Әлеге мәйданчык авыл җирлеге бюджеты акчалары хисабына төзелә. Ә уен җиһазлары иганәче акчасына сатып алынган", - дип ачыклык керттеләр администрациядә.

Монда шулай ук таучык, таган, комлык, чүп савытлары урнаштырылачак. Шулай ук яшел зона булдыру, бордюрлар урнаштыру планлаштырыла. Бирегә иртәгәдән ком һәм вак таш кайтарылачак, атна азагына эшчеләр нигезгә бетон салачак. Урам яктырту җайланмалары да барлыкка киләчәк.

Барлык эшләрдән соң уен җиһазлары урнаштырылачак. Хәзерге вакытта җирлектә балалар мәйданчыгын коймалап алу вариантлары уйланыла. Эшләрне тәмамлау вакыты һава торышына бәйле булачак. Уңай булган очракта эш ике атна эчендә тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса