Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч авылыннан Лукиннарның гаилә корып бергә яши башлауларына быел 40 ел була

Хатыны – иҗади җанлы, ире – алтын куллы

Елена белән Николайны язмыш 1983 елда “Акчарлак” лагеренда очраштыра, анда егет йөзү буенча җитәкче, ә кыз вожатый була. Алар бер күрүдә гашыйк булган парлар түгел. Яшьләр бер-берсе белән әкренләп танышалар, дуслашалар һәм мөнәсәбәтләре җайлана. Аларның икесенә дә 20 яшь була, бер елдан соң гашыйклар өйләнешә.

– Безнең туйда кеше бик күп иде, без бик арыдык, – дип сөйли хатын. – Беренче көнне аларның өендә, икенче көнне бездә бәйрәм иттек. Мин үземә ак, озын, классик туй күлмәген бик тиз сайладым. Ә менә ирем өчен костюм эзләгәндә җәфаландык (көлә). Костюмнар йә кыска, йә озын, йә зур, йә кечкенә булып чыкты.

Капма-каршылык берберсенә тартыла диләр – Лукиннар гаиләсе турында да шулай дияргә була. Хатын теләсә кайсы компаниядә игътибар үзәгендә, рәхәтләнеп баянда уйный. Ир өйдә утыруны хуп күрә торган, алтын куллы, тырыш, йомшак күңелле кеше, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерә, машина ремонтлап төнгә кадәр утырса утыра, техниканы җайга салганчы туктамый.

«Яшь чакта бездә хәзерге кинолардагыча романтика булмады. Мин иремнән “Мин сине яратам” дигән сүзне 45 яшемдә генә ишеттем, ул чакта инде безнең оныкларыбыз бар иде. Ләкин бу – аңлы рәвештә, вакыт белән сыналган көчле хис».

Елена Ивановна мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен музыка җитәкчесе, 28 ел район үзәгендә “Колокольчик” балалар бакчасында эшли, аннары 10 ел “Каенкай”да, соңгы елда Колай авылындагы балалар бакчасында хезмәт куя. Николай Николаевич гомер буе шофер булган.

– Без кайчандыр балалар белән район мәдәният йортында чыгыш ясадык, һәм Кадриев мине сәхнәгә: “Елена Дудкина һәм аның тәрбияләнүчеләрен каршы алыгыз!” дип игълан итте. Ә Николай: “Ни өчен Дудкина? Миңа кияүгә чыккач, син Лукина бит!” – диде. “Мин 23 ел гомерем буе Дудкина булдым, бу минем кыз фамилиям. Димәк, миңа Лукина булу өчен синең белән әле 23 ел яшәргә кирәк”, – дидем. Ирем минем сүзләремне истә калдырды һәм ел саен: “Тагын күпме калды әле”, дип шаярта торган иде. “Күп калмады, син минеке булачаксың!” – дип иренең әйткәннәрен искә алды Елена Ивановна.

Ир белән хатын ике кыз үстергәннәр – Евгения һәм Юлия, икесе дә шәфкать туташы һөнәрен сайлый. Лукиннар оныкларга бик бай, алар алтау. Беренче тапкыр берьюлы ике оныкның әби-бабасы булалар, чөнки игезәк балалар дөньяга килә, аларга инде 18 яшь, ә иң кече оныгына алты яшь.

– Ксюша балалар сәнгать мәктәбендә вокал тәмамлады, Илья хоккейга йөрде, аның күп статуэткалары бар, үзе гитарада уйнарга өйрәнде. Лерочка рәсем ясарга йөрде, Максим хоккей уйный, Павлик безнең интеллектуал, мәсьәләләрне яхшы чишә. Костя тхэквондо белән шөгыльләнә, – дип горурланып сөйли оныклары турында Елена Лукина.


Сораштыру, сорауларга Елена Ивановна җавап бирә

– Гаилә мөнәсәбәтләрендә өч мөһим сыйфат?

– Мәхәббәт, сабырлык, үзара ярдәм.

– Яңа өйләнешкәннәргә киңәшләрегез?

– Ир-атларга җаваплы, ышанычлы, кыю булырга кирәк. Хатын-кызларга йомшак, юл куючанрак булырга. Ләкин гаиләдә тигез хокуклар булырга тиеш, бер-береңне түбәнсетергә кирәкми, мәсәлән, аз хезмәт хакы белән. Минем дә иремнән күбрәк хезмәт хакы алган вакытлар булды, әмма мин үзебезнең бер гаилә булуыбызны, монда бернинди оялыр нәрсә юклыгын аңлый идем. Безнең гаилә бюджеты һәрвакыт уртак булды.

– Тормышыгызның иң бәхетле мизгеле?

– Алар бик күп. Мәсәлән, безгә 50 яшь булганда, балалар табигатьтә гаилә пикнигы оештырдылар. Шул чакта, балалар үсте, хәзер үзебез өчен яшәячәкбез, дип уйладык. Ә хәзер, үзебез өчен яшәп булмаячак, дип шаяртабыз, чөнки хәзер оныкларга ярдәм итәргә кирәк. Әмма бу үзе бер бәхет.

– Сездә нинди гаилә традицияләре бар?

– Балаларыбыз һәм оныкларыбызның туган көннәрен калдырмыйбыз, бергә җыелабыз, котлыйбыз. Ә Яңа елны без ирем белән һәрвакыт икебез өйдә каршы алабыз.

– Өстәлегездәге яраткан ризык?

– Бөтен төрле балыклар, аннан беркем дә баш тартмаячак. Киявем балыкчы, ирем уханы бик тәмле пешерә, ә мин бик яхшы кыздырам. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса