Шушы көннәрдә без бу ферманы күреп кайттык
Гильдеево торак пунктында заманча, бөтен кирәк-яраклар белән җиһазландырылган ферма эшли, аның хуҗасы - Арсен Арутюнян.
Арсен бинаның тышкы ягында да, эчендә дә төп эшләрне үзе алып барган, моңа кадәр проектны да үзе төзегән. Монда сөт үткәргеч, сөтне суыту өчен суыткыч, тирес чистарту өчен электр транспортеры, автоэчергечләр, шулай ук фермада эшләү өчен башка кирәкле җиһазлар һәм приборлар бар.
Арсен терлекчелек белән балачактан таныш. Безнең районга күченгәннән соң да авыл хуҗалыгын ташламаган. Үз ишегалдында берничә савым сыеры тоткан. 2019 елда ул үзенең мини-фермасын ачарга булган. Республика грантын отып, җиң сызганып эшкә керешкән. Ферма төзегән, савым сыерлары, аннары барлык кирәкле әйберләрне сатып алган.
Хәзер аның утыз сыеры бар.
Бүген унсигез сыер савыла, - дип сөйләде Арсен Арутюнян. - Алты сыер савымнан ташлатылды, тагын ике буаз тана бар. Хәзер көн саен ике йөз килограмм сөт тапшырам. Дөрес, бу җәйге чорга караганда азрак. Сыерлар бозаулагач, эшләр тагын да яхшырачак, - дип билгеләп үтте ул.
Терлекләрне карарга хатыны Алвина ярдәм итә. Кайчагында, үзе дә сава, ә кайчагында моны кул белән эшләргә туры килә. Сыерлар рационына печән, ашлык фуражы, сенаж, биоөстәмәләр керә. Мал азыгын, нигездә, сатып алалар, мөмкин булганча, хуҗа аларны үзе әзерли.
Арсенның планнары бик күп. Киңәергә, баш санын арттырырга, аерым сөт блогы ясарга. Иң төп проблема – фермага илтә торган юл начар, аны яхшырту әлегә хыял булып кала