Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч юлларында бозлавык урыннарын тозлы ком белән каплыйлар

Явым-төшемнән соң техника үзәк юлларга чыга, шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эшли

Тайгак юллар җәяүлеләр өчен бик куркыныч. Питрәч районында бозлавыкка каршы көрәш өчен юл өслекләрен ком-тоз катнашмасы белән каплыйлар.

- Без беренче тапкыр юалларга бер атна элек яңгырлы көнне минуслы температурада чыктык, Питрәч буенча 50 тоннага якын катнашма сарыф иттек. Күптән түгел Богородск авыл җирлегендә яшәүчеләр заявкасы буенча, ул җирлектә 8 тоннага якын катнашма калдырганнар. Кичә дә, гражданнар мөрәҗәгате буенча, Аграрная урамында булдык, – дип сөйләде районның юл-ремонт идарәсе җитәкчесе Марсель Вафин.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта кар явмау һәм һава температурасының кискен үзгәрүе аркасында заявкалар юк диярлек, ләкин оешма табигатьнең көйсезлекләренә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса