Питрәч кызлары волейбол буенча ярышларда катнаша алалар
Җәмгыять

Питрәч кызлары волейбол буенча ярышларда катнаша алалар

Ул Халыкара хатын-кызлар көненә багышланачак.

11 мартта Питрәчнең "Мишә" спорткомплексында кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узачак.

Катнашырга теләүчеләргә 6 кешедән торган команда җыярга, ярышлар уздырылган көнне спорт комплексына килергә һәм командадан заявка бирергә кирәк.

Заявкада команда исемен, ФИО һәм барлык катнашучыларның туган елы белән көнен күрсәтергә кирәк.