Питрәч мобилизацияләнүчеләре үз хис-кичерешләре белән уртаклаштылар
Кичә чираттагы тапкыр ир-атларны Питрәчтән хәрби әзерлек үзәгенә озаттылар
Безнең районда өлешчә мобилизация кысаларында запастагы хәрби хезмәткәрләрне чакыру дәвам итә. Башта резервтагылар махсус әзерлек үтәчәк, кирәкле күнекмәләрне алгач кына аларны махсус хәрби операция зонасына күчерәчәкләр.
Үзүзенә нык ышанган Нияз Әхмәтовның тормышында нинди генә вакыйгалар булмаган.
Хисләр патриотик, кәеф сугышчан! – менә шулай кыска гына җавап бирде ул безнең күпсанлы сорауларыбызга. Әтисенең дә сүзе хәрбиләрчә төгәл: - Ир-ат илебездә мондый вакыйгалар булганда читтә калырга тиеш түгел. Безнең яктан бернинди кире күндерүләр булмады, - дип белдерде Хәмзә абый Әхмәтов.
Ике дус Дмитрий Козловский һәм Сергей Зайцев алты ел элек бергә армиядә хезмәт иткәннәр. Ул чакта да Екатериновка авылында аларны бергә озатып, бергә каршы алганнар.
Безнең өч улыбыз бар, аларның кулларыннан килмәгән бер генә эш тә юк, нәрсә ватылса да, тиз генә төзәтеп куялар, алар өчен савыт-саба юу да оят эш түгел. Викторны озаттык инде, ул хәзер «Казан Экспо»да. Хәзер менә Дима китә, ә Константинның дүрт баласы бар. Мин алар өчен бик борчылам, әмма аларның, һичшиксез, исән-сау әйләнеп кайтачагына ышанам, – диде Дмитрийның әнисе Наталья Козловская.
Мин үз теләгем белән китәргә уйлаган идем, әмма якыннарым каршы килде, кире күндерделәр, ә кичә повестка алдым, - ди Сережа.
Александр Владимировны күпсанлы туганнары, хатыны һәм ике кечкенә баласы озата килгән иде. Ул Кощак авылында туыпүскән, соңгы вакытта үзбушаткычта шофер булып эшләгән.
Минем өчен борчылмагыз, үзегезне саклагыз, - диде ул аларны кайгыртып.
Күпсанлы балалар үз тренерлары Александр Буздаловны озаталар. Саша - «Барысы да фронт өчен. Питрәч» волонтерлар группасына нигез салучы. Балалар ул юкта тагын да тырышыбрак шөгыльләнергә вәгъдә иттеләр. Мобилизацияләнүчеләрне район башлыгы Илһам Кашапов та озатып калды, ул алар белән горурлануын билгеләп үтте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа