Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч пенсионерлары үзләрен борчыган сорауларын бирә алачаклар

Өлкәннәр ункөнлегендә 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр районда «Кайнар линия» телефоны эшләячәк.

Социаль яклау бүлеге башлыгы Дарья Юматова көн саен 14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр 8843673-06-68 телефоны буенча, «Кайгырту» социаль үзәге директоры Эльвира Хәйруллина – 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр (8843673-01-82, 3-04-65), Социаль иминият фонды филиалының баш белгече Лидия Никитина – 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (8843673-05-02) җавап бирәчәкләр.

Пенсия фондының клиентлар хезмәте идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Шлыкова белән 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (8843673-04-69), Питрәч район үзәк хастаханәсе белгече Наталья Ксенофонтова белән – 8.00 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр (884367-3-21-04), авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнар Хафизов белән 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр сөйләшергә була (8843673-01- 11, 3-06-67).

Спорт бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Елизавета Пятибратовага – 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (884367)3-01-89, 3-04- 54), мәдәният бүлеге башлыгы Айгөл Хикмәтуллинага – 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр (8843673-02- 23, 3-02-24), мәгариф бүлеге башлыгы Марина Харитоновага 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр (884367) 3-03-54, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы Михаил Беляковка – 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр (8843673-08-90) шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса