Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч район үзәк хастаханә стоматологы Альбина Кнайнова: «Мин медицина хезмәткәрләре арасында үстем»

Бүген Халыкара стоматолог көне билгеләп үтелә.

Безнең районда күпләр үзләрен шушы һөнәргә багышлаган, алар һәрвакыт авыруларга ярдәмгә килергә әзер.

Альбина Кнайнова үз эшенең чын остасы – табиб-стоматолог, үзәк хастаханә терапевты. Аларның нәселендә табиблар күп, бу һөнәрне сайлавы очраклы түгел. Аның туганнан туган апалары табиблар, әтисе дә теш табибы булып эшләгән.

– Мин медицина хезмәткәрләре арасында үстем дияргә була, – диде Альбина Риверовна. – Кайвакыт көннәр буе поликлиникада әтинең ничек эшләгәнен күзәтеп утыра торган идем. Минем беренче тешемне дә әтием тартып алды, бер дә авыртмады. Шул чакта мин әтием юлыннан китәргә теләдем. Әнием Розалия Габбас кызы да миңа, табиб булырсың, дип әйтә иде. Шулай килеп чыкты да. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт медицина университетына стоматология факультетына укырга кердем. Инде өченче курста без тешләрне дәвалау белән шөгыльләнә башладык. Беренче вакытта курсташларыбыз белән бер-беребезнең сәламәт булмаган тешләрен дәвалый идек. Начар дәвалыйсың икән, димәк син зачет бирмәгән булып саналасың, – дип искә ала Альбина Риверовна. 

Ул теш табибы булып 2003 елдан бирле эшли. Аннан көне буе пациентлар өзелми, иң кечкенә балаларны да, олыларны да кабул итә. Ул барысын да җентекләп тикшерә, дәвалый. Пациентлар аның эшеннән канәгать. Көнгә егермедән артык кеше кабул итә ала, һәрберсенең теш авырулары төрле. 

– Кайчагында бер айлык балаларны, аларның авызын, аңкауларын тикшерергә туры килә. Теш табибын барысы да кабул итмиләр, кайберләре бик курка, бигрәк тә кечкенә балалар. Дәвалаганда авырттырмаска тырышабыз, заманча медицина ярдәмендә бу мөмкин, – дип билгеләп үтте доктор.

Буш вакытын ул кызын тәрбияләүгә багышлый. Өйдә аны ире Владимир Александрович һәм биш яшьлек кызы Регина көтә. Кыз бию белән мавыга, хорда җырлый.

– Питрәч урманнары – безнең иң яраткан урыннарыбыз. Аның табигатен бик яратабыз. Өчебез дә урманга барабыз, анда чаңгыда шуабыз, уйныйбыз яки саф һавада йөрибез. Иремнең әти-әнисе – Ольга Леонидовна һәм Александр Николаевичларга кунакка барабыз, алар безне һәрчак сагынып каршы алалар. Мин үз гаиләмне, үз эшемне, үз төбәгемне, анда яшәүчеләрне яратам, – диде сүзен йомгаклап Альбина.


ТЕШ ТАБИБЫ КИҢӘШЕ

– Тешләрне иртән генә түгел, ә ашаган саен, бигрәк тә төнгә чистартырга кирәк. Составында фтор булган теш пастасын сайларга киңәш итәм. Шулай ук ныгыту өчен кишер, алма ашарга кирәк. Тешләрегезне саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса