Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы авылларында гражданнар җыеннары башланды

Колай, Богородск, Ленино-Кокушкино авыл җирлекләрендә яшәүчеләр үзләрен борчыган сорауларын бирде

Богородск авыл җирлеге кызу темплар белән үсүен дәвам итә, тик андагы проблемалар тагын да тизрәк арта кебек. Бу, аларны хәл итү белән бөтенләй шөгыльләнмиләр, дигән сүз түгел, әлбәттә.

Көектәге 1224 укучыга исәпләнгән “Алгоритм” лицее үзенә 2174 бала сыйдырган, барлыгы 76 сыйныф, ике смена укыйлар. Богородск мәктәбендә 421 укучы белем ала, шуларның 154е мәктәп автобусында башка авыллардан килә. Әмма бу гына да проблеманы тулысынча хәл итми. Җирлектә 3 заманча ФАП бар, узган ел ахырында яңа табиб амбулаториясе ачылды. Күп кенә авылларга мондый төзелешләргә кызыгырга гына кала. Узган ел Богородск – Көек М-7 «Волга» юлын реконструкцияләү башланды. Аны быел ук төгәлләргә җыеналар.

Гильдеево авылында Полевая урамындагы юлның бер өлешенә асфальт салынган, Придорожныйда чокыр ремонты ясалган, Карьерная-Верхняя урамында күпер төзекләндерелгән.

Богородскида Молодежная һәм Центральная урамнарының бер өлешенә халык белән берлектә вак таш җәелгән. Кызганыч, киләсе елга планда тагын бер балалар бакчасы төзелеше каралмаган, әмма полиция пункты ачарга, яңа скважина төзергә һәм биш километр озынлыктагы яңа торба үткәргеч сузарга планлаштыралар, юлларны ремонтлау һәм газлаштыру эшләрен дәвам итәчәкләр.

Сүз уңаеннан, Богородск авыл җирлегендә Ирекле янгын сүндерү командасы бар. Авылда яшәүче бер хатын-кыз, әлеге машинаның торышы белән кызыксынды. Район башлыгы Илһам Кашапов машинаның төзек булуына ышандырды. Узган ел ул 28 тапкыр янгын сүндерүгә чыккан.

– Җыеннарда яңгыраган барлык сорауларны аерым контрольгә алабыз. Бу киләсе елда эшләү өчен юл картасы кебек, – диде район башлыгы Илһам Кашапов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса