Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов Әниләр көне белән котлады

Кадерле әниләр һәм әбиләр, хөрмәтле хатын-кызлар!

Сезне чын күңелдән искиткеч бәйрәм – Әниләр көне белән котлыйм!

Бу көн – иң газиз, иң кадерле кешеләребез – әниләребезгә багышланган иң җылы бәйрәмнәрнең берсе. Бөек һәм изге ана мәхәббәте бишектән үк безне җылыта һәм саклый, тормыш авырлыкларын җиңәргә, өметне өзмәскә, уңышларга ышанырга ярдәм итә. Ничә яшьтә булуыбыз мөһим түгел – әниләребезнең татлы сүзе, аларның назлы карашы, төпле киңәшләре барыбызга да балаларга да, олыларга да гомер буе кирәк.

Бу көнне мин барлык әниләргә зур рухи хезмәт башкарулары, безне аңлаулары, сизгер, изге күңелле, мәрхәмәтле булулары, йөрәк җылылары белән дөньяны тагы да матуррак, яктырак итүләре өчен рәхмәт белдерәм.

Кадерле әниләр, сезгә көн саен якыннарыгызның, балаларыгызның яратуын, ихтирамын, кайгыртуын тоеп яшәвегезне телим.

Сезгә һәм гаиләдәгеләргә бәхет, шатлык, сәламәтлек һәм иминлек телим! Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса