Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы Беренче май поселогында мәчет ачылды

Мәчетнең имам-хатыйбы итеп Илшат хәзрәт Сәлахов билгеләнде.

Беренче май поселогында бер ел эчендә мәчет төзеделәр. Аның ишекләре барлык дин тотучылар өчен ачык.

Бүгенге көндә ике катлы яңа мәчет бинасында барлык төзелеш эшләре тәмамланган, инженерлык коммуникацияләре үткәрелгән. Беренче катта төп намаз уку залы, икенче катта хатын-кызлар өчен зал урнашкан. Мәчет 200 кешене сыйдыра. Киләчәктә ашханә һәм балалар мәйданчыгы төзү дә планлаштыралар.

– Аллаһ йорты якты һәм матур җомга көнендә ачыла. Ул безнең меценатлар көче белән төзелде. Бу изге урын, монда без үзебезгә энергия, белем алабыз, яшьләргә гореф-гадәтләребезне җиткерәбез, – диде ТР мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров тантаналы ачылыш вакытында.

Аның сүзләренчә, Татарстанда һәр ике атна саен бер яңа мәчет ачыла. Авыл халкын һәм барлык дин тотучыларны шулай ук район башлыгы Илһам Кашапов та котлады.

– Мәчетләр ислам мәдәниятендә зур роль уйный, мәгариф һәм рухи ярдәм үзәге булып хезмәт итә, – дип билгеләп үтте ул.

Бу торак пунктта мәчет төзү инициаторларының берсе – авылның аксакалы Илсур Аманов. Мәчет төзелешенә Миннегаян Сәйфетдинова зур өлеш керткән. Кызы Резеда вафат булгач, ул аның бушап калган фатирын саткан һәм аның акчасын мәчет төзелешенә тапшырган. Хөрмәт йөзеннән авыл халкы мәчетне "Резеда" дип атаган. Ул кыска вакыт эчендә – бер ел да төзелеп беткән. Дин тотучылар өчен бу куанычлы вакыйга. Алар әйтүенчә, анда үзләре генә түгел, ә балаларын һәм оныкларын да дингә җәлеп итәчәкләр.

– Безгә мәчет бик кирәк иде, – дип тәэсирләре белән уртаклашты яшь ана Рузия Аманова.

Мәчет ачылышына ул кечкенә кызы белән килгән.

– Балаларыбыз да монда йөрер дип өметләнәбез. Гөлсәрия Сәйфетдинова да моңа бик шат. – Әлбәттә, без барыбыз да шат, хәзер күп яшьләр дингә килә. Без бу мәчет төзелеше өчен бик тырыштык, кулдан килгәнчә ярдәм иттек.

Мәчет төзелешенә зур өлеш керткән һәркемгә рәхмәт хатлары тапшырылды. Шуннан соң яңа мәчеттә беренче җомга намазы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса