Питрәч районы эшмәкәрләре хезмәт хакы буенча бурычларын түләделәр
Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы хәбәр итте
Питрәч районының ике предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч түләнде.
"Жилстрой" ҖЧҖ 20 хезмәткәр алдындагы 1 056,7 мең сумлык бурычны каплаган. Шулай ук "Домстрой" ҖЧҖдә хезмәт хакы буенча бурыч түләнде. Оешма 23 хезмәткәргә 1 317 мең сум акча түләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа