Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы гошер сәдакасын җыю буенча лидерлар рәтендә

Гошер – җирдән җыеп алынган уңышның зәкяте. Мөселман кешесе бакчадан җыеп алган уңышының уннан берен сәдака итеп бирергә тиеш

Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте башлангычы белән тормышка ашырылган гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе тәмамланды.

Акция нәтиҗәләре буенча республикада барлыгы 1377,34 тонна гошер сәдакасы җыелган. Мөхтәсибәтләр арасында гуошер күләме буенча Балык Бистәсе (256 т), Питрәч (250 т) һәм Сарман (143,5 т) районнары лидерлар булып тора.

Татарстан мөселманнары, мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән, республика мәчетләренә яшелчә (бәрәңге, чөгендер, кәбестә, кишер, кабак, ташкабак, суган һ.б.), җиләк-җимеш кайнатмалары, тозлаган кыяр-помидорлар, бал алып килде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса