Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы имамы 2022 ел нәтиҗәләре белән уртаклашты

Әббәс хәзрәт Кадыйров дини тормыштагы вакыйгалар турында сөйләде

- Без Яңа Шигали, Богородск авылларында мәчет ачтык. Беренче Май бистәсендә мәчет төзелә башлау мөһим вакыйга булды, Яңа Салмачы бистәсендә Аллаһ йортын төзү төгәлләнеп килә. Район үзәгенең комплекслы мәчете документлары рәсмиләштерелде. Район үзәк хастаханәсендә намаз уку бүлмәсе булдырылды.
Киләчәк буынны тәрбияләү юнәлешендә җитди эш алып барыла. 280нән артык мәхәллә кешесе – ир-атлар, хатын-кызлар, балалар, өлкәннәр - район мәчетләрендә укыйлар. Чыты һәм Шәле авылларында мөселман балалар Сабан туе оештырылды.
Яңа Шигали, Питрәч, Иске Шигали, Званка, Көек авыллары мәчетләрендә Рамазан ае вакытында Изге Коръәнне уку узды. Бу безнең районга Ходайның рәхимлеген бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса