Питрәч районы мәчетләрендә балалар өчен белем алу һәм күңел ачу чаралары әзерләнә
Алар үз эченә әхлак һәм Ислам нигезләре, Коръән дәресләрен, шулай ук викториналар, конкурслар, Сабантуйлар һәм башка күңелле очрашуларны ала.
Җәйге каникуллар вакытында Питрәч районы мәчетләрендә мәктәп укучылары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары узачак. Алар үз эченә әхлак һәм Ислам нигезләре, Коръән буенча дәресләрне, шулай ук викториналар, конкурслар, Сабантуйлар һәм башка күңелле очрашуларны ала.
Түбәндә район мәчетләрендә чараларның кайда һәм кайчан узачагы турында мәгълүмат тәкъдим итәбез.
Питрәч авылы мәчете, Казанская урамы, 4 | 05.06-17.06 | 89376116787 Айсылу Рәхмәтуллина |
Яңа Шигали авылы Габдрахман ибн Гауф исемендәге мәчет, Совет урамы, 31б | 05.06-16.06 | 89274420165 Данис хәзрәт |
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа