Педагогларга бүләкләрне ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырды.

Татарстан башкаласында «Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе – 2026» республика һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Педагогларга бүләкләрне ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырды.
Бәйгедә Көек авылының 3 нче номерлы «Елмаю» билингваль балалар бакчасы тәрбиячесе Альбина Гафурова җиңде. Ул балаларны татар теленә өйрәтә.

Тагын бер җиңү Ф.Ә. Сафин исемендәге Шәле урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Наилә Җәләлиевада.
«Без чын күңелдән укытучыбызны лаеклы бүләге белән котлыйбыз. Бу җиңү яңа иҗади идеяләргә илһам бирсен, ә балалар бакчасында һәрвакыт шатлык һәм мәдәният белән кызыксыну атмосферасы хөкем сөрсен!» – дип теләде балалар бакчасы мөдире Люция Гатина.
Конкурс ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Мәгариф» журналы редакциясе һәм Бөтендөнья татар конгрессының республика иҗтимагый фонды белән берлектә үткәрелә.