Рейтинг ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан формалаштырылган.
Әлмәт районы 2022 елның гыйнвар-октябрь айларында социаль-икътисади үсеш буенча Татарстанда лидер булды. Топ-3кә шулай ук Лаеш районы һәм Казан керде.
Беренче унлыкка республиканың Тукай, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Яр Чаллы, Югары Ослан, Питрәч һәм Алабуга районнары эләккән.
Гадәттәгечә, рейтинг авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай үсеше, төп капиталга инвестицияләр (бюджет акчаларыннан тыш), җан башына керемнәр һәм эшсезлек дәрәҗәсен киметү күрсәткечләре буенча төзелә.