Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
.jpg)
Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»
Бүген Питрәч районында һава торышы тотрыксыз булачак.
Алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез урыны белән җепшек кар һәм яңгыр явуы көтелә. Шулай ук бозлавык булырга мөмкин.
Җил көньяктан, секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк, урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр көчәячәк.
Көндезге сәгатьләрдә һава -2..+1 градус тәшкил итәчәк.