Беренче чиратта үзәк юллар кардан чистартылды
Юл ремонтлау төзелеш идарәсе җитәкчесе Марсель Вафин сүзләренчә, узган 3 көндә Питрәч районында айлык явым-төшем нормасының яртысы яуган. Беренче чиратта социаль мөһим объектларга, үзәк юлларга керү юлларын чистарттылар. Хәзер район үзәгендә эш дәвам итә, эчке урамнарны да чистарталар.

- Мөрәҗәгатьләр күп, аларны акрынлап хәл итәбез. Хәзер оешманың 7 берәмлек техникасы да үзәк юлларны һәм эчке урамнарны чистартуб елән мәшгуль, - диде Марсель Марсович.

Тротуарларга килгәндә, Питрәчтә барлык тротуарларның 80 проценты чистартылган, дип өстәде ул.