Питрәч районында бераз кар һәм юлларда бозлавык көтелә
Урыны белән буран чыгуы ихтимал
10 декабрьдә Питрәч районында төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, төнлә явым-төшем көтелми, көндез урыны белән бераз кар явачак, буран чыгуы ихтимал.
Көньяктан секундына 8-13 метр тизлектә җил исә, иртән һәм көндез аның тизлеге урыны белән 15-17 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Көндез һава температурасы -3..-8 градус тәшкил итәчәк.
Юлларда бозлавык көтелә, машина йөртүчеләргә сак булырга киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia