Питрәч районында гадәти булмаган «Мәчеттә бер төн» акциясе узды
Җәмгыять

Питрәч районында гадәти булмаган «Мәчеттә бер төн» акциясе узды

Программа төрле активлыкларны үз эченә алды

Питрәч районы Шәле авылында «Заһир» мәчетендә балалар өчен «Мәчеттә бер төн» дигән уникаль акция узды. Тимур хәзрәт Латыйпов инициативасы белән оештырылган чара кыска вакытлы рухи лагерь форматында үткәрелде.

Беренче көн программасы төрле активлыкларга бай булды: Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормышын өйрәнү, кичке намаз уку, ризык әзерләү буенча мастер-класслар, тематик фильмнар карау, чәй эчү һәм мәчеттә төн куну.

Иртәгесе көн фәҗр намазыннан башланды, аннан соң катнашучылар иртәнге аш әзерләделәр һәм дәресләрен дәвам иттеләр. Мөхәммәд пәйгамбәрнең сөннәтләреннән берсе булган агач җәя һәм уклар ясау буенча практик дәрес балаларда аеруча кызыксыну уятты.

Фото: vk.com

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый акцияләр дини белем алуга гына түгел, ә балаларга яңа дуслар табарга, файдалы гадәтләр булдырырга һәм мәчеттә күмәк намазга ияләшергә дә ярдәм итә.