Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында яңа асфальт юл барлыкка киләчәк

Ул 5 километр 170 метр озынлыкта булачак

Питрәч районында «Казан-Шәмәрдән» – Пимәр автомобиль юлына капиталь ремонт ясала.

Әлегә машина йөртүчеләр эшкә, туганнарына яисә тагын нинди дә булса эшләр буенча Татар Тау Иле авылына алып баручы кыр буйлап баралар. Кайберәүләр посадка буендагы вак таш җәеп төзүчеләр ясаган маршрутны сайлыйлар. Алар вакытлыча уңайсызлыкларга аңлап карыйлар.

Эшләр апрель ахырында башланган. Бер ай эчендә җир эшләрен тулысынча тәмамлаганнар. Хәзерге вакытта 2500 метрга ком, өстенә вак таш салганнар, тиздән асфальт җәячәкләр.

Димәк, юлның яртысы инде әзер диярлек, тагын шулкадәр кала. Моннан тыш, юл кырыйларын төзекләндерәчәкләр, юл билгеләре, барьерлы коймалар урнаштырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса