Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында язгы су басу буенча фараз уңай

Кар бик тиз эри, елгаларда һәм күлләрдә су күтәрелә. Шуңа күрә су ярдан чыгып, урамнарны басарга, ишегалларына, йортларга кадәр килеп җитәргә мөмкин.

– Гидротехник корылмалары булган барлык торак пунктларда су күтәрелү мониторингы үткәрелә һәм су куркынычсыз дәрәҗәгә җиткәнче агызылачак. Без мондый эшне һәр яз һәм көз саен башкарабыз, – дип сөйләде «Районда гражданнарны яклау идарәсе» МКУ җитәкчесе Илнур Мингалиев.

Метеорология хезмәте күзәтүләре буенча, быел кар аз яуган, шуңа күрә су басу мөмкинлеге минималь дәрәҗәдә. Әмма су басу шартларына кискен җылыну һәм яңгырлар да тәэсир итә ала.

– Безнең җирлектә су басу Әлбәден авылына яный, әмма без халыкны моннан саклап калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Соңгы тапкыр су басу 2010 елда булды. Бу язда бернинди куркыныч та юк, кар аз яуды, – дип ышандырды Күн авыл җирлеге башлыгы Рифгать Баһауов.

Кешеләр сулыклар янындагы йортларны матур урында урнашуына кызыгып сайлыйлар, алар сезонлы су басу турында уйламыйлар. Шуңа күрә мондый территориядә торак сатып алганда, мөмкин кадәр югарырак урнашкан йортны сайларга һәм һәр очракта милекне иминиятләштерергә киңәш ителә.

Кар сулары өйдән читкә агып китсен өчен халыкка канаулар ерырга киңәш итәләр. 
 

Районның Әлбәден, Райково, Кибәч һәм Питрәч авыллары сулыкларга якын урнашкан, шуңа да алар ел саен куркыныч зонага керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса