Питрәч районында «Казан – Шәмәрдән» автомобиль юлын ремонтлаячаклар
Җәмгыять

Питрәч районында «Казан – Шәмәрдән» автомобиль юлын ремонтлаячаклар

Тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Питрәч районында 2,5 км озынлыкта «Казан – Шәмәрдән» автомобиль юлын ремонтлаячаклар.

Әгәр башкарылган эшләр нәтиҗәсендә гарантияле эксплуатация чорында кимчелекләр ачыкланса, башкаручы аларны үз хисабына төзәтергә тиеш була, дип билгеләп үтелә.

Заказ бирүче – «Главтатдортранс». Эшләр 21 августка кадәр тәмамланырга тиеш.