Питрәч районында мохтаҗларга ярдәм итү буенча хәйрия акциясе узачак
Җәмгыять

Питрәч районында мохтаҗларга ярдәм итү буенча хәйрия акциясе узачак

Теләгән һәркем мөмкин булганча өлеш кертә ала.

9 һәм 10 февральдә Питрәч районында супермаркетларда «Игелек кәрзине» хәйрия акциясе узачак.

Мохтаҗ кешеләргә тапшыру өчен саклау вакыты 2-3 айдан да ким булмаган булган ризыклар сатып алырга мөмкин: ярмалар, макарон, он, шикәр, тоз, консервалар, үсемлек мае, чәй, кофе, конфет, печенье һәм башкалар.

Хәйрия акциясе узачак кибет адреслары:

  • Питрәч авылы, Казанская урамы, 15 нче йорт; 
  • Яңа Шигали авылы («Царево» торак комплексы), Г. Тукай урамы, 2 А.