Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте
Питрәч районында сайлаучылар саны 21 мең кешегә арткан.
Казанда сан 28 меңгә, Югары Ослан районында - 11,9 меңгә, Лаеш районында – 15 меңгә, Тукай районында – 9298гә, Яшел Үзән районында – 1,4 меңгә, Югары Ослан районында – 486 кешегә арткан.
«Бу зонада сайлаучылар саны җитди үзгәрде. Гомуми өлештә 88 меңнән артык сайлаучыга арту күзәтелә», – дип билгеләп үтте Кондратьев.
Хәзерге вакытта Татарстанда сайлаучылар саны 2,9 миллионнан артык кеше тәшкил итә.
Киләсе елның мартында Россия Президентын сайлау, ә сентябрьдә җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау узачак.