Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районыннан мобилизацияләнгән укытучы үз укучылары белән очрашты

Туган җиренә ул кыска вакытлы ялга кайтты

Питрәч беренче мәктәбе укытучысы Павел Украинадан отпускка кайтты. Беренче эш итеп ул егерме елдан артык эшләгән мәктәбендә булды. Бу очрашу аның өчен генә көтелмәгән булмады, аның барлык шәкертләре, хезмәттәшләре аны кочаклап, кайтуы белән котларга ашыктылар. 

- Сез анда бүтән бармыйсызмы? - дип сорады бер кечкенә укучы, укытучысы уңай җавап бирер дип өметләнеп.

- Юк, мин вакытлыча гына кайттым. Кызганыч, миңа кире кайтырга туры киләчәк. Мин сугышчан иптәшләремне үзләрен генә калдыра алмыйм, - дип җавап бирде Павел.

Бу көнне бөтен коллективның да кәефе шәптән түгел иде. Ә менә Павел үзен чын солдат кебек тотты.

- Барысын да Казангв Экспога җыйгач, миңа бик авыр булды. Аннары юлда... Без сугыш коралы һәм техникасы белән яшерен эшелонда бардык. Көннән-көн фронт сызыгына якынрак булуыбызны аңлагач, күңел төшенкелегенә бирелдек. Ә инде анда вакыт узу белән атышларга да, шартлауларга да ияләнәсең. Ләкин анда мин уйлаганнан катлаулырак. Шартлаулар җир тетрәү кебек, - дип уртаклашты ул.

Аны 22 октябрьдә мобилизациялиләр. Казан-Экспода өйрәнүләр узганнан соң, ул мотоукчы гаскәрләренә эләгә. Махсус хәрби операция зонасында полкның психологик хезмәте башлыгы булып тора. Отпускны Павел үзенең туган көненә бүләк итеп ала. 10 апрельдә ул аны бөтен гаиләсе белән билгеләп үтәчәк.

- Һәркемгә дә отпуск бирмиләр. Иң беренче булып сугышта аерылып торганнарны яки гаилә шартлары булганнарны җибәрәләр. Миңа туган көнгә отпуск бирделәр. Барлык туганнар, дуслар, хезмәттәшләр мине җылы каршы алдылар. Барысы белән дә әле күрешә алмадым, өлгерермен дип ышанам, - дип уртаклашты сугышчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса